+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 июль 2023, 09:59

Кения спортчылары призлы урыннарны яуларга өметләнә

Кения җыелма командасы җиңел атлетика буенча ярышларга җитди әзерләнгән.

Кения спортчылары призлы урыннарны яуларга өметләнәКения спортчылары призлы урыннарны яуларга өметләнә
Кения спортчылары призлы урыннарны яуларга өметләнә

Спортчылар туган илләрендә берничә ай махсус күнегүләр ясаган. Уфага команда югары дәрәҗәдәге тулы әзерлектә килгән.

- Беренче урыннарга гына өметләнәбез. Без бу ярышларга озак әзерләндек, максималь состав белән килдек. Безне бик яхшы кабул иттеләр! Сездә бик чиста, тәртипле юллар, игелекле һәм елмаюлы кешеләр яши. Барысы да безнең белән фотога төшәргә тели!

Кызыл ит тәме безне тагын да гаҗәпләндерде. Ул безнекеннән аерыла. Безгә ошады. Ә менә балык барыбер бездә яхшырак, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Кения җиңел атлетлар җыелма командасы вәкиле Кэрол Аоко.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас