+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
28 июль 2023, 05:18

Иң көчлеләр җиңсен!

Башкортстанда узучы Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары югары дәрәҗәдә оештырылган.

Иң көчлеләр җиңсен!Иң көчлеләр җиңсен!
Иң көчлеләр җиңсен!
Мәгълүм булуынча, 23 июльдән 2 августка кадәр Уфада Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары уза. 24 июльдә уеннарны рәсми ачу тантанасы узды. 30 илдән килгән спортчылар башкаланың “Уфа-Арена” боз сараенда җыелды. Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарын ачу тантанасы алдыннан чыгыш ясаган иҗат коллективлары үзләренең концерт номерларында кунакларга рес­публиканың бөтен матурлыгын һәм үзенчәлеген күрсә­тергә тырышты. Мәскәү һәм Уфа артистлары әзерләгән якты, төсле шоу Русия һәм Башкортстан халкының никадәр кунакчыл булуын тулысынча күрсәтте.

Аннары сурдлимпиячеләр алдында хөрмәтле кунаклар чыгыш ясады. Русиянең спорт министры Олег Матыцин аларга Русия Президенты Владимир Путин­ның сәламләү сүзләрен җит­керде. Дәүләт башлыгы бил­геләп үткәнчә, сәламәтлеге буенча чикләүләр булган кешеләр өчен шартлар булдыру Русиядә әһәмиятле гомум­дәүләт өстен­лекләренең берсе булып тора.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика кунакларына – спортчыларга, алар­ның тренерларына һәм җа­натарларына мөрәҗәгать итеп, республикада спортның мөһим урын алып торуын ассызыклады. Башкортстан халкы күп кенә чемпионатларда, шул исәптән Русия җыелма командасы составында, катнаша һәм призлы урыннар яулый.
Сурдлимпиячеләрнең беренче җәйге уеннарына стартны Бөтен­русия чукраклар спорты федерациясе президенты Дмитрий Ребров бирде.

Уеннарның беренчел нәти­җәләренә килгәндә, Русия спортчылары бик яхшы күрсәткеч­ләргә ирешә. Спорт ориентирлашуында кросс-спринт буенча Русия спортчылары пьедестал­ның бөтен баскычларын яулады. Хатын-кызлар арасындагы ярышларда беренчелекне Мария Новикова, икенче баскычны – Антонина Найденова, ә өченче урынны Ирина Лапикус яуладылар. Ир-егетләр арасында Никита Смирнов – алтын, Владимир Гринин – көмеш, ә Никита Асоян бронза медаль яуладылар. Ярышларның беренче медаль ияләрен котлыйбыз!
Шулай ук, Владивостоктан йөзүче Виталий Оботин “Комплекслы йөзү” дисциплинасында 400 метр дистанциядә 1нче урынны алды.

Чит ил спортчылары ярыш­ларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгели. Кения спортчысы Джоэл – гандбол командасы вәкиле. Ул, шулай ук, хатын-кызлар командасы тренеры ярдәм­чесе буларак катнаша. Джоэлның халыкара ярышларда тәҗрибәсе бар, әмма Русиядә ул беренче тапкыр.

– Үткән ел мин Брази­лиядә Сурдлимпия уеннарында катнаштым, – ди спортчы. – Андагы һәм Уфадагы спорт инфраструктурасы дәрәҗәсен чагыштырып, мин төгәл әйтә алам: сездә яхшырак. Безнең өчен, мәсәлән, күнекмәләр залы бар. Бра­зилиядә андый шартлар булмады. Төрле илләрдән килгән командаларны чагыштырганда, без барыбыз да бер дәрәҗәдәге шартларда.

Спортчы сүзләренә караганда, Уфа аңа бик ошаган, әмма шәһәр белән ул әлегә тулысынча танышырга өлгер­мәгән. Ярышлардан соң ул Уфаны тулырак карап чыгарга хыяллана.
Ә Белоруссия спортчысы Олег Кастянка грек-рим көрә­ше буенча ярышларда бронза медаль яулады. Бәйгедән соң көрәшче Русиядә үткән турнирларда элек тә катнашуы, әмма Уфага беренче тапкыр килүе турында сөйләде.

– 2018 елда Владимир шә­һәрендә узган ярышларда катнаштым, анда да өченче урынны алдым. Ә Уфада мин беренче тапкыр. Кызганычка каршы, Уфаны якыннан кү­рергә вакыт булмады, күп вакыт күне­гүләргә китә. Ярышлар тәмам­лангач, шәһәрне карап чыгарга телим, – диде Олег Кастянка.

Олег хатыны һәм бала­ларының үзе өчен җан атып торуын җиткерде. Шулай ук, спортчы өчен волонтер Гуля Безмельницына да “көрәшә”, ул сурд­лим­пиячеләрнең җәйге уеннарында спортчыларга ярдәм итә. Гуля Ырынбурдан килгән, анда инде күп еллар Бөтенрусия саңгырау­лар җәм­гыятенең урындагы бүлегендә эшли.
Уеннарның җанатарла­рына килгәндә, алар арасында кү­ре­некле кешеләр шактый. Аларның берсе  – Русия Герое, космонавт Сергей Ревин. Уеннарда ул теннис турнирында катнашучы улы Ярославны дәртләндереп тора. Сергей Ревин, шулай ук, теннис буенча Русия Сурдлимпия җыелма командасының Попе­чительләр советы рәисе дә.
 
– Улым белән без күп тапкырлар Башкортстанда булдык. Очышлардан соң сәламәтлегемне “Яктыкүл” һәм “Янган-тау” шифа­ханәләрендә ныгытканым булды. Бу юлы мин Башкортстанда яңа статуста. Без мөмкин­лекләре чикле балаларга спорт белән шөгыль­ләнергә һәм ярышларда катнашырга ярдәм итү өчен спонсорлар җәлеп итәргә тырышабыз, – диде Сергей Ревин.
Ярослав әтисеннән калышмаска тырыша. Теннис белән җитди шөгыльләнә, зур җиңү­ләргә омтыла.
 
– Мин 2006 елдан бирле теннис уйныйм. Мәскәүнең ишетү сәләте бозылганнар өчен адаптив спорт мәктәбендә шөгыль­ләнәм. Төркиядә узган Сурд­лимпиадада дүртенче урынны алган идем, бу юлы җиңәргә тырышачакмын, – дип бил­геләп үтте Ярослав.
 
Югарыда язуыбызча, Сурд­лимпиячеләрнең җәйге уеннары 2 августка кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә ярышларның соңгы нәтиҗәләре турында гәзитнең киләсе саннарында укырсыз.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас