+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
29 июль 2023, 09:10

"Боулинг спортчыларның җитди составын җыйды»

Җәйге Сурдлимпия уеннарында боулинг буенча турнир уза.

"Боулинг спортчыларның җитди составын җыйды»"Боулинг спортчыларның җитди составын җыйды»
"Боулинг спортчыларның җитди составын җыйды»

Спортчылар шәхси һәм парлы зачетларда, команда ярышларында һәм абсолют зачетларда ярыша.

Һәр спорт стартында төп катнашучыларның берсе – судьялар. Бу кешеләр үзләренең спорт төрләре турында барысын да белә һәм мәгълүмат белән уртаклашырга әзер.

"Боулинг буенча ярышларда катнашучыларның җитди составы – 12 ил вәкиле җыелды, - ди боулинг буенча Бөтенрусия категорияле судья Александр Абысов. - Латвия, Азәрбайҗан, Вьетнам, Аманнан зур делегация, Әрмәнстан, Испания, Төркия, башка илләр. Русия җыелма командасы ике составтан тора: Русия һәм төбәк җыелма командалары. Безнең илдә көчле спортчылар бар, алар уеннарда яхшы чыгыш ясый".

Александр, шулай ук, шәһәрдән алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

"Мин беренче тапкыр Уфада. Монда ачык күңелле кешеләр яши. Ярышлардан соң Салават Юлаев һәйкәле янында булырга өлгердем. Шәһәрдә күп кенә яңа төзелешләр күзәтелә. Моңа кадәр мондый ярышларны үткәрү тәҗрибәсе булмаган «Мегаполис»тагы боулинг-клуб бик сөендерде», – ди судья.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас