+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
29 июль 2023, 12:20

Ике бертуган өчен әниләре җан ата

 "Русиядә халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздырылуына һәм үзеңне күрсәтү мөмкинлегенә бик шатмын", - диде җиңел атлет Роман Новиков Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары турында.

Ике бертуган өчен әниләре җан атаИке бертуган өчен әниләре җан ата
Ике бертуган өчен әниләре җан ата
"Башта нинди дә булса призлы урынга өметләндек, нәтиҗәдә, икенче урынны алдык. Бик көчле көндәшләр. Биредә эссе һава торышы, бездә, Санкт-Петербургта, бераз салкынрак.
Спорт белән 13 яшемнән шөгыльләнәм, ил җыелма командасында 19 яшемнән. Русиядә мондый халыкара дәрәҗәдәге ярышлар уздырылуына һәм үзеңне күрсәтү мөмкинлеге булуына бик шатмын", - дип уртаклаша Роман.

Спортчыга ярдәмгә абыйсы Антон килгән, ул да Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарында катнаша һәм инде йөз метрга йөгереп, ярышларда бронза медаль алган. Әниләре Елена да монда. Аның сүзләре буенча, уллары өчен бик борчыла.

"Бик нык борчылам, ике улым да катнаша бит, икеләтә дулкынланам. Шулай ук Уфаның бу ярышларны кабул итүенә шатмын, монда бик яхшы кешеләр яши. Без инде истәлекле урыннарны карарга өлгердек - бик матур!" - дип тәэсирләре белән уртаклашты ул.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Роман Новиков Русия субъектлары җыелма командасы составында 4кә
400 м эстафетасында 2 урынны яулады.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас