"Мин берничә уен мәйданчыгында: теннис, ирекле көрәш, велосипедчыларныкында булдым. Безнең өчен спортчыларның Башкортстаннан, тагын бер тапкыр бирегә кайтырга теләп, канәгать булып китүе мөһим. Ярышлар дустанә шартларда уза. Спорт берләштерә. Бергә без көч! Иң көчлеләр җиңсен!" - дип теләде Ирек Сәгыйтов.
Вице-премьер яшь чагында волейбол белән мавыгуын белдерде.
- Мин һаман да күңелемдә волейболчы булып калам. Барысына да яхшы кәеф, ныклы рух, җәрәхәтләрсез ярышлар телим! Бу көннәрдә ярышлар өчен һава торышы бик яхшы, - дип өстәде ул.