+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
29 июль 2023, 13:25

"Медальләр русиялеләрдә булачак!"

Алексей Копейкин белдерүенчә, бадминтон буенча турнир призлары өчен көрәш киеренке булачак.

"Медальләр русиялеләрдә булачак!""Медальләр русиялеләрдә булачак!"
"Медальләр русиялеләрдә булачак!"
Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарында бадминтон буенча ярышлар уза, анда Русиянең һәм башка илләрнең иң көчле спортчылары катнаша.

Русиянең бадминтон буенча Сурдлимпия җыелма командасы тренеры Алексей Копейкин турнирда ярыш турында үз фаразын белдерде.

"Безнең җыелма команда әлеге халыкара ярышларга җитди әзерләнде. Мәскәү өлкәсендә 12 көнлек җыен үткәрде. Егетләр бик яхшы формада. Мин уеннарны карадым һәм медальләр өчен бәйгене нәкъ менә Русия спортчылары алып барыр дип уйлыйм. Иң яхшы уеннар безне иртәгә көтә. Җанатарларны мәйданчыкта көтәбез!" - дип билгеләп үтте Алексей Копейкин.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас