+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
30 июль 2023, 09:51

Сурдлимпиячеләр боулингта көч сынашты

Боулинг буенча ярыш җиңүчеләрен һәм команда-призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Сурдлимпиячеләр боулингта көч сынаштыСурдлимпиячеләр боулингта көч сынашты
Сурдлимпиячеләр боулингта көч сынашты

Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарында боулинг буенча турнир Азәрбайҗан, Вьетнам, Оман, Әрмәнстан, Испания, Латвия, Төркия һәм башка илләрдән иң көчле спортчыларны җыйды. Барлыгы уникегә якын чит ил делегациясе катнашты. Русиялеләр ике состав белән чыгыш ясады: Русия җыелма командасы һәм төбәкләр җыелма командасы.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасындагы ярышларда Русия җыелма командасы иң көчлесе булып чыкты, көмешне - Оман спортчылары, ә бронзаны Бахрейн командасы яулады.

Шәхси ярышларда да Русиялеләр триумфатор булды.

Уеннарда боулинг буенча ярышлар 30 июльдә дәвам итәчәк. Уеннар “Мегаполис” комплексында Менделеев урамы, 137 адресы буенча уза.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас