Үзбәкстан җыелма командасының баш тренеры Даврон Хидиров спортчыларны ярышларга ничек сайлап алулары турында сөйләде.
- Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары безнең өчен зур әһәмияткә ия. Без әзерләнүгә җитди карадык. Ил исеменнән чыгыш ясарга барачак спортчыларны спорт нәтиҗәләре буенча сайлап алдык. Бездә халыкара ярышларның лидерлары һәм призерлары бар. Дилбәр Тонсибаева, Шахноза Хәйитбаева, Мөхәммәт Усманов кебек тхэквондочылар белән бөтен Үзбәкстан горурлана. Алар арасында яшьләр составы әгъзалары да бар.
Алар ярыш тәҗрибәсе алырга, лаеклы көндәшләр белән көрәшергә килде. Без бу уеннарны бик көттек! Спортчыларыбызның Уфада җиңүчеләр пьедесталына күтәрелүе сөендерә! Тхэквондо буенча турнир нәтиҗәләрен түземсезлек белән көтәбез, – дип сөйләде Даврон Әкрам улы.