+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
31 июль 2023, 11:17

Финалда кем җиңәр?

Җәйге Сурдлимпия уеннарының футбол буенча ярымфинал сериясенең беренче матчы Русия җыелма командасының җиңүе белән тәмамланды.

Финалда кем җиңәр?Финалда кем җиңәр?
Финалда кем җиңәр?

Финалда безнең егетләрне уеннарның титуллы командаларының берсе – Иран җыелма командасы көтә. Узган матчның кыскача нәтиҗәләрен Русия җыелма командасының баш тренеры Александр Седов ясады.

- Гыйрак җыелма командасы белән уен бик каты һәм кырыс булды. Бу, чыннан да, ирләр футболы иде. Беркем дә бирешергә теләмәде, әмма безнең җыелма команда техникада өстенлек алды һәм лаеклы җиңү яулады, – дип ассызыклады команданың остазы.

Русия җыелма командасы көндәшен 2:0 исәбе белән җиңде.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас