Карина Хакимова - Башкортстан спортчысы, бадминтон буенча атказанган спорт мастеры. 15 яшеннән Русия җыелма командасы составында чыгыш ясый, берничә тапкыр Русия беренчелекләре һәм дөнья чемпионатлары җиңүчесе, Сурдлимпия уеннарының көмеш призеры.
Бу уеннарында Карина бадминтон буенча ике алтын һәм бер бронза медаль яулады.
Каринаның туган абыйсы, җиңел атлет Денис Хәкимов та уңышлы чыгыш ясады. Спортчы ядро ыргытуда алтын медаль иясе булды.
- Мин бу мизгелне озак көттем, тырышып әзерләндем һәм Уеннарның алтын медален алдым. Минем өчен бу - иң югары бүләк! - дип үз хисләре белән уртаклашты Денис.