+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
31 июль 2023, 10:17

Уеннарның ябу тантанасын күрми калмагыз!

Бүген Уфада Р. Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарын ябу тантанасы узачак.

Уеннарның ябу тантанасын күрми калмагыз!Уеннарның ябу тантанасын күрми калмагыз!
Уеннарның ябу тантанасын күрми калмагыз!
Ул 18:00 сәгатьтә башлана.

Ярышлар 23 июльдә башланган иде. Дөньяның 30 иленнән килгән спортчылар Башкортстан башкаласының 18 спорт мәйданчыгында 21 спорт дисциплинасында иң көчлеләрне ачыклады.

Уеннарда Франция, Төркия, Белоруссия, Казахстан, АКШ, Испания, Израиль, Кения, Бахрейн, Иран, Гыйрак, Вьетнам һәм башка илләрнең спорт делегацияләре катнашты. Тамашалы шоу-программаны күрергә, спортчылар белән фотога төшәргә теләгән һәр кеше килергә мөмкин!

Ябылу тантанасы Халыклар дуслыгы проспекты, 47 адресы буенча узачак. Керү ирекле!

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас