Мәгълүм булуынча, Уфада Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннары дәвам итә. Һәр спорт объектында киеренке көрәш бара. Башкортстан спортчылары да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
Якташыбыз Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарында алтын медаль алды. Җиңүне хатын-кызлар арасында дзюдо буенча 78+ авырлык категориясендә Башкортстан спортчысы Олеся Ястребова яулады!
– Көрәш бик авыр барды, хаталар да булды, ләкин мин үземне кулга алдым һәм җиңдем! – ди Олеся.
Шулай ук, Башкортстан егете Денис Хәкимов та алтын медаль яулады. Ул ядро ыргыту дисциплинасында беренчелеккә күтәрелде.
– Мин бу мизгелне озак көттем, тырышып әзерләндем һәм уеннарның алтын медаленә ия булдым. Минем өчен бу – иң югары бүләк! – дип шатлыгы белән уртаклашты Денис.
Өстәл теннисында да беренчелекне Русиянең җыелма командасы алды. Турнирда Русиянең җыелма командасы вәкилләренең триумфаль чыгышыннан соң уеннар чемпионы Татьяна Чикунова үз тәэссоратлары белән уртаклашты.
– Мин бу уеннарга ел буе әзерләндем. Көн саен күнегүләр ясадым. Каникуллар вакытында күнегүләр санын арттырдым. Махсус әзерлекнең бөтен планы тормышка ашырылды, – диде Татьяна.
Турнирда көндәшләреннән Татьяна Чикунова янә бер финалистка Анна Кондратованы аерым мактап телгә алды.
Шулай ук, боулинг буенча узган турнирда киеренке көрәш булды. Анда Азәрбайҗан, Вьетнам, Оман, Әрмәнстан, Испания, Латвия, Төркия һәм башка илләрдән иң көчле спортчылар катнашты. Барлыгы уникегә якын чит ил делегациясе катнашты. Русиялеләр ике состав белән чыгыш ясады: Русиянең җыелма командасы һәм төбәкләр җыелма командасы.
Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасындагы ярышларда Русиянең җыелма командасы иң көчлесе булып чыкты, көмешне – Оман спортчылары, ә бронзаны Бахрейн командасы яулады. Шәхси ярышларда да русиялеләр триумфатор булды.
Чит ил командаларына килгәндә, аларның уңышлары да сокландыра. Дзюдо буенча команда ярышларында Кыргызстанның җыелма командасы ир-егетләр арасында 3нче урынны алды.
– Уфа Кыргызстанны хәтерләтә, бу – искиткеч шәһәр. Мин 8 ел дәвамында дзюдо белән шөгыльләнәм, минем артымда инде 8-9 чемпионат, шул исәптән Бразилиядә, Төркиядә үткән халыкара чемпионатлар. Русиядә үткән ярышларда катнаштым, ә менә Уфада – беренче тапкыр! Сезнең искиткеч шәһәрегез, матур, эссе һава торышы нәрсәсе беләндер Кыргызстанны хәтерләтә. 3нче урын алдык, бик канәгатьбез. Көрәшү авыр булды. Русия дзюдочылары белән ярышуы — иң авыры, – диде Кыргызстан дзюдочысы Ажымукан Мидин улы.
Шулай ук, Кения спортчылары да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Кения спортчысы җиңел атлетикада 10000 метр дистанциядә финишка беренче булып килде. Сүз уңаеннан, Кения делегациясе 41 катнашучыны тәкъдим итеп, уеннарда иң күпсанлыларның берсе булды!
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: шушы көннәрдә Санкт-Петербургта узган “Русия-Африка” саммитында Сурдлимпиячеләрнең Уфадагы җәйге уеннары турында фикер алыштылар. Шул ук вакытта Русия телевидениесе журналисты Дмитрий Губерниев Африка илләренең олимпия комитетлары халыкара ярышларда Русия спортчыларын дискриминацияләүгә каршы чыгуын ассызыклады.
Сурдлимпиячеләрнең җәйге уеннарының төгәл нәтиҗәләре турында киләсе санда укырсыз.
Ример НАСРЕТДИНОВ.