

Бу хакта бүген ЦУРда узган оператив киңәшмәдә республиканың спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте.
Мәгълүм булуынча, Башкортстан спортчылары 25 медаль яулады, шуларның 15е - алтын.
- Якташыбыз, дзюдочы Корбан Мортазалиевны аерым билгелисем килә, ул ике алтын медаль яулады, Карина Рокицкая да бадминтонда ике алтын һәм бер бронза медаль алды. Гомумән алганда, бөтен катнашучылар да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте, — диде Руслан Хәбибов.
Фото: Башкортстан Башлыгы