+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
21 август 2023, 07:24

"Гвардеец" хәрби-патриотик җыеннары узды

Башкортстан командасы "Гвардеец" хәрби-патриотик җыеннарында катнашты.

"Гвардеец" хәрби-патриотик җыеннары узды"Гвардеец" хәрби-патриотик җыеннары узды
"Гвардеец" хәрби-патриотик җыеннары узды

Республика җыелма командасына Межгорье, Нефтекама, Октябрьский, Уфа, Агыйдел, Сибай, Күмертау шәһәрләреннән, шулай ук Дуван, Дүртөйле, Бүздәк, Салават, Яңавыл, Стәрлетамак, Куергазы, Караидел, Калтасы, Күгәрчен, Илеш, Дәүләкән, Гафури, Иглин районнарыннан егетләр керде.

Башкортстан командасы муниципаль чаралар һәм региональ этап кысаларында сайланды. Ул 19-24 июньдә Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик паркының “Авангард” уку-методик үзәге базасында узды.

Быел җыеннарда Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгеннән, шулай ук Запорожье өлкәсенең һәм Донецк Халык Республикасының 320 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Исегезгә төшерәбез, "Гвардеец" хәрби-патриотик җыеннары Идел буе федераль округында Президентның Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында үткәрелә. Чарада катнашучыларның барысы да Русия Армиясенә, Авиациясенә һәм Флотына ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) вәкилләреннән кул сәгатьләре һәм сувенир продукциясе алды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас