+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
25 август 2023, 09:15

Халыкара ярышлар старт алды

Милли һәм Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре буенча беренче Евразия уеннарына старт бирү чарасында Андрей Назаров һәм Андрей Бельянинов катнаштылар.

Халыкара ярышлар старт алдыХалыкара ярышлар старт алды
Халыкара ярышлар старт алды

Уфада «Евразиаданы каршылап» милли һәм Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләренең I Халыкара спорт уеннары һәм билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге ачылды. Катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Евразия халыклары ассамблеясе генеральный секретаре Андрей Бельянинов сәламләделәр.

Премьер-министр билгеләгәнчә, спортның милли төрләре борынгы бабаларыбызның уникаль тарихи һәм мәдәни тәҗрибәсен, милләтнең рухи һәм физик сәламәтлеген саклый.

- Башкортстан - спорт территориясе. Төбәгебез профессиональ спортчылар өчен дә, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар өчен дә елдан-ел кызыклырак була бара. Шул омтылышларга без ярдәм итәргә тырышабыз. 120дән артык, шул исәптән милли спорт төре, белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган сыйфатлы һәм заманча инфраструктура булдырабыз, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Премьер-министр сүзләренчә, Башкортстанда системалы рәвештә милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләре белән 28 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Бу көннәрдә республикага халыкара спорт уеннарында катнашу өчен Азиянең, Африканың һәм Европаның 28 иленнән 600дән артык спортчы килгән. Ярышлар милләтара бердәмлек һәм аңлашу символына әверелә.

Андрей Назаров шулай ук Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Халыклар дуслыгы ордены белән Евразия халыклары ассамблеясе генеральный секретаре Андрей Бельянинов һәм Бөтендөнья көрәш ассоциациясе президенты Азизбек Ганиев бүләкләнделәр. «Русия халыклары ассамблеясе» Советы рәисе Светлана Смирнова Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән билгеләнде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Халыкара ярышлар старт алды
Халыкара ярышлар старт алды
Халыкара ярышлар старт алды
Халыкара ярышлар старт алды
Халыкара ярышлар старт алды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас