+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
26 август 2023, 09:50

Питерда үтүче Республика көннәре җиңүгә этәргеч бирә

Уфаның «Урал» волейболчылары Санкт-Петербургта «Газпром-Югра» командасын җиңде.  

Питерда үтүче Республика көннәре җиңүгә этәргеч бирәПитерда үтүче Республика көннәре җиңүгә этәргеч бирә
Питерда үтүче Республика көннәре җиңүгә этәргеч бирә

Санкт-Петербургта «Мемориал Платонова» турниры кысаларында «Урал» (Уфа) һәм «Газпром-Югра» (Сургут) командалары арасында волейбол матчы узды. Шунысы игътибарга лаек, уен төньяк башкалада Башкортстан Республикасы көннәре үткән чорда узды.

Матч алдыннан "Республика Башкортостан" гәзитенә "Урал" президенты Валерий Багметов комментарий биргән:
- Бу - Советлар Союзы җыелма командасы тренеры Вячеслав Платонов истәлегенә турнир, без анда ким дигәндә 12 ел йөрибез. Бу юлы да чакыруны бик теләп кабул иттек. Агымдагы турнирда барлык командаларда Суперлигада катнашачак төп составлар уйнамады. Резерв составы уйный, һәм тренер һәркайсының составын карый, Русия чемпионатында катнашу өчен модель планлаштыра. Җиңү максаты юк, барлык кадрларны карарга кирәк.

— Уен Санкт-Петербургта Башкортстан Республикасы көннәре вакытында уза. Бу җиңүгә этәргеч бирәме?
- Бу бик яхшы. Безнең команданың бу турнирда катнашуын һәм безнең республика турында сөйләгәннәрен белү бик күңелле. Һәм бу көннәрдә бөтен Башкортстанның Петербургта булуы безнең уенчыларны рухландырырга да, куркытырга да мөмкин. Илһамландырыр дип өметләник.

- Безнең волейболчыларда икеләтә җаваплылык инде?
– Әйе. Нәкъ шулай.

Матч уфалылар җиңүе белән тәмамланды.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас