Ул 12-13 яшьлек үсмерләр арасында 100, 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә "алтын" яулады.
Малай өчен бу республика җыелма командасы составында беренче ярышлар булды, дип хәбәр итә аның әнисе Зөлфия Дәүләтова.
2021 елның июлендә Илназ ток сугу нәтиҗәсендә кулларын югалткан иде. Ләкин ул рух ныклыгын югалтмаган. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә һәм актив тормыш рәвеше алып бара.