

Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә «Башинформ»га хәбәр итүләренчә, хатын-кызлар арасында каноэда ишү бәйгесендә ялгыз чыгыш ясаганда Алсу икенче булып финишка килә, Мәскәү өлкәсеннән Марина Новыш - беренче була.
Икенче комплект медальләр уйнатканда катнаш парлар арасында якташыбыз һәм Мәскәүдән Николай Шклярук алтын медаль яуладылар.
Икенче көнне команда ярышлары узды, дистанциягә берьюлы өч көймә чыкты. Хатын-кызлар байдаркасында Алсу Минһаҗева Мәскәү кызлары Ксения Крылова һәм Екатерина Петрова белән бергә финишка беренче булып килделәр.
Хатын-кызлар каноэсында якташыбыз Алина Баркова һәм Валерий Шклярук белән бергә өченче булып килделәр, бронза алдылар.
Фото: bashinform.ru