+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
28 август 2023, 06:45

Олимпия чемпионы Әнвәр Ибраһимов вафат

58 яшендә Башкортстанның фехтование буенча беренче Олимпия чемпионы Әнвәр Ибраһимов вафат булды. Кайгылы хәбәрне республиканың Спорт министрлыгы җиткерде.

Олимпия чемпионы Әнвәр Ибраһимов вафатОлимпия чемпионы Әнвәр Ибраһимов вафат
Олимпия чемпионы Әнвәр Ибраһимов вафат
Әнвәр Ибраһимов 1988 елда Сеулда команда ярышларында Олимпия чемпионы титулын яулаган иде.

Спорт карьерасында ул СССРның атказанган спорт мастеры, СССРның халыкара класслы спорт мастеры, Русиянең атказанган тренеры, Башкортстан Республикасының атказанган спортчысы исемнәренә лаек булды. 2004 елда аның тәрбияләнүчеләре Реналь Ганиев һәм Руслан Насыйбуллин Афинада Олимпия уеннарының бронза призерлары буларак танылды.

"Кызыл таң" гәзите коллективы, Башкортстанның Спорт министрлыгы һәм республиканың барлык спорт берләшмәсе Әнвәр Ибраһимовның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас