+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
7 сентябрь 2023, 15:19

Төбәктә зур спорт марафоны оештырыла

Барлык спорт сөючеләре өчен зур бәйрәм булачак!

Төбәктә зур спорт марафоны оештырылаТөбәктә зур спорт марафоны оештырыла
Төбәктә зур спорт марафоны оештырыла

17 сентябрьдә Стәрлетамакта "БСК Забег" спорт хәйрия ярыммарафоны узачак. Һәр катнашучы үзенә туры килгән дистанцияне сайлый алачак: 2, 5, 10 яки 21,1 километр.

"БСК Забег" ярыммарафонының гомум приз фонды 4 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк. 21 километр дистанцияне узучыларны 200 мең сум күләмендә приз көтә, БСК хезмәткәрләре өчен 150 мең сум каралган. 10 километр дистанциядә җиңүчеләргә - 150 мең һәм 100 мең сум, ә 5 километр дистанциядә максималь бүләкләү 50 һәм 40 мең сум булачак, 2 километр дистанциядә җиңүчеләргә 12 һәм 10 мең сум каралган.

Чара кысаларында балалар стартлары да узачак:
4 яшькә кадәр 50 метрлы дистанция;
5-6 яшьлекләргә - 100 метр;
7-9 яшьтәгеләргә - 200 метр.
9 яшькә кадәрге балалар өлкәннәр белән бергә йөгерә.

Барлык катнашучылар бу елның 17 мартыннан соң алынган медицина белешмәсе күрсәтергә тиеш. Ярышта катнашучыларны кызыклы чаралар, фудкорт, профессиональ фотографлар һәм бүләкләр көтә.

Ярышта катнашыр өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Фото: russiarunning.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас