Русия милли Олимпия командасын киләсе елда Парижда үтәчәк Олимпиададан читләштерү уңаеннан, ил җирлегендә хәзерге һәм булачак чемпионнарга һәм рекордсменнарга ярдәм итәргә карар кылган.
- Уфада без практик тәҗрибә уртаклашу һәм Русия спорты өчен катлаулы шартларда үз үсешебездә, шул исәптән Олимпия дисциплиналарын үстерүдә берләшү өчен төбәк Олимпия советларының тулы составы белән очраштык. Чөнки Русия олимпиячеләренең якындагы уеннарда тулы хокуклы катнашуы турында уңай фараз бирелми, - дип сөйләде Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков.
- Безнең өчен спортчылар турында кайгырту һәрвакыт өстенлекле. Комитет Пекинда һәм Токиода узган соңгы уеннарда һәм алдагы Олимпиадаларда катнашкан Олимпия җыелма командалары спортчыларына компенсация түләүләре турында карар кабул итте, һәм, иң мөһиме, алар күнегүләр ясауларын, спорт белән актив шөгыльләнүләрен, бөтенрусия турнирларында катнашуларын, кыскасы, гамәлдә калуларын дәвам итә. Олимпия чемпионнары бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә - 500 мең сум, көмеш призерлар — 350 мең сум, бронза медаль ияләре 250 мең сум алачак.
Фото: resbash.ru