+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Спорт
9 Октября 2023, 14:25

Бөтенрусия спорт чарасын күрми калмагыз!

Башкортстанда фигуралы шуу буенча Бөтенрусия ярышлары узачак. Ярышлар Республика көнендә старт алачак.

Бөтенрусия спорт чарасын күрми калмагыз!Бөтенрусия спорт чарасын күрми калмагыз!
Бөтенрусия спорт чарасын күрми калмагыз!
Шул ук вакытта, Уфада фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Бөтенрусия ярышлары узачак.

Спортчыларны бозда фигуралы шууның данлыклы спортчылары, Олимпия уеннары чемпионнары Алина Заһитова, Виктория Синицина, Никита Кацалапов, Марк Кондратюк, Анна Щербакова, дөнья, Европа, Русия чемпионнары, дөнья чемпионатлары призерлары Александра Бойкова, Дмитрий Козловский, Елизавета Туктамышева, Дмитрий Алиев, Александр Степанов һәм Иван Букин сәламләячәк.

Ярышлар 11 октябрьдә - Спорт сараенда (Рихард Зорге урамы, 41) ачылачак. Фигуралы шуучыларның чыгышларын 10-14 октябрь көннәрендә күрергә мөмкин. Ярышларда спорт мастерлыгына кандидатлар да катнашачак. Программада ялгыз һәм парлы шуу, шулай ук бозда биюләр каралган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас