Физкультураны популярлаштыру һәм актив яшәү рәвешен тарату нәтиҗәсендә спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар саны елдан-ел арта.
1 октябрьдә "Юность" физкультура-сәламәтләндерү комплексында "Алтын яшь" вәкилләре арасында ГТО комплексы фестивале узды. Анда 50дән артык катнашучы теркәлгән. "Тормышка таба 10 000 адым" Бөтенрусия акциясе кысаларында катнашучылар скандинавча йөреш буенча нормативны үтәде.
Иң актив спортчыларга ГТО комплексының иң югары билгеләре тапшырылды. Аның ияләре киләсе елда "Юность" физкультура-сәламәтләндерү комплексының спорт объектларына бушлай йөрү өчен сертификатлар алды.
Фото: "Башинформ" агентлыгы