+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
17 октябрь 2023, 16:57

Хатын-кызлар бокста көч сынашачак

Башкалабызда 3-12 ноябрьдә хатын кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты узачак. Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә чараны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Хатын-кызлар бокста көч сынашачакХатын-кызлар бокста көч сынашачак
Хатын-кызлар бокста көч сынашачак

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республика өчен бокс спортның төп төрләренең берсе булып тора. Системалы рәвештә аның белән 9 мең кеше, профессиональ рәвештә 4 меңнән артык кеше шөгыльләнә. 13 спортчы Русия җыелма командасы составына кертелде.

- Шул ук вакытта төбәктә бокс белән кызыксыну даими үсә. Безнең тренерлар 2017 елдан 2022 елга кадәр Русиянең спорт мастерлыгына 400дән артык кандидат, Русиянең 23 спорт мастеры, шулай ук илнең халыкара класслы 2 спорт мастеры әзерләде. Бокс буенча ел саен зур ярышлар уза. Ә нәкъ бер ел элек бөтен республика Башкортстан тарихында хатын-кызлар арасында бокс буенча Русиянең беренче чемпионы Азалия Әминеваны хөрмәтләде. Без Уфада шундый дәрәҗәдәге чемпионат үткәрергә әзер икәнлекне аңладык, инициатива белән чыгыш ясадык һәм аны хуплауларына шатбыз, - дип билгеләде республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов республиканың чемпионатка әзерлеге турында хәбәр итте. Ярышлар Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге үзәгендә узачак. Ачылу тантанасы - 4 ноябрьгә, ә финал һәм бүләкләү 11 ноябрьгә планлаштырылган. 12 авырлык категориясендә Русиянең 49 төбәгеннән 200дән артык спортчы көч сынашачак. Чемпионатны Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә Н. Вәлиев исемендәге Олимпия резервы спорт мәктәбе оештыра.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас