Бүген республикада 2 миллионнан артык кеше спорт белән шөгыльләнә. Бу хакта Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов белдерде. Әлбәттә, әлеге күрсәткечкә ирешүдә югары квалификацияле тренерларның, спорт ветераннарының да мөһим өлеше бар. Шундый тренерларның һәм спорт ветераннарының берсе – Алексей Скоробогатов. 26 октябрьдә ул 70 яшьлек юбилеен билгели.
Алексей Александрович Скоробогатов физик культура һәм спорт өлкәсендәге 37 еллык эшчәнлегендә үзен югары һөнәри дәрәҗәдәге белгеч һәм җитәкче буларак таныта. 1973 елдан башлап авыл мәктәбендә физкультура укытучысы, аннары инструктор, “Спартак” ирекле спорт җәмгыяте өлкә советының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе мө-дире һәм директоры булып эшли. 1984 елда ул “Локомотив” ирекле спорт җәмгыятенең Башкортстан советын җитәкли.
Куйбышев тимер юлының Башкортстан бүлекчәсендәге “Локомотив” спорт клубында 25 ел эшләү дәверендә Алексей Скоробогатов үзен иҗади һәм инициативалы җитәкче итеп күрсәтә, тимер юл транспорты хезмәткәрләрен, аларның гаилә әгъзаларын һәм укучы яшьләрне физик культура һәм спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең яңа формаларын һәм ысулларын эзли. Принципиальлеге һәм таләпчәнлеге, хезмәттәшләренә, спортчыларга һәм физкультура активына сизгер, игътибарлы, кешеләр белән аралашуда һәрвакыт ихлас булуы аңа Башкортстан бүлекчәсендә физик культура һәм спорт үсешен шактый активлаштырырга мөмкинлек бирә.
Аның башлангычы белән 3 балалар сәламәтлән-дерү үзәгендә “ОСВОД-9” йөзү бассейны ачыла, 15 балалар лагерьара спартакиадасы уздырыла, 1975 елдан фехтование буенча “Өметләр кубогы” Бөтенрусия турниры үткәрелә, фехтование, бокс, чаңгы узышлары буенча ДЮСШ бүлекчәләре һәм 340 кешегә исәпләнгән нәфис гимнастика секциясе ачыла, Уфада Физкультура йортында заманча тренажерлар залы һәм тернәкләндерү үзәкләре, Дим станциясендәге “Локомотив” стадионында хоккей тартмачыгы, футбол кыры һәм трибуналар төзелә, 2002 елның августында Уфа шәһәренең Дим районында “Локомотив” спорт комплексының беренче чираты файдалануга тапшырыла. 2014 елда 25х14 метрлы зур йөзү бассейны сафка кертелә. Техника, спорт инвентаре һәм формалар сатып алына.
Әлбәттә, Алексей Александрович ДЮСШ тәрбияләнүчеләренең һәм әйдәп баручы спортчыларның осталыгын үстерүгә зур игътибар бирә. Башкортстанның “Локомотив” җыелма командасы – Куйбышев тимер юлының кышкы спартакиадасында 8 тапкыр җиңүче, хоккей һәм баскетбол буенча да алдынгылар исәбендә була.
Алексей Александрович киңкүләм һәм физкультура-сәламәтләндерү эшенә зур әһәмият бирә. Ул эшләгән дәвердә физкультура коллективлары арасында спартакиада үткәрелә башлый, ел дәвамында 5 меңгә якын кешене колачлаган 35тән артык ярыш үткәрелә. Аның җитәкчелегендә “Локомотив” спорт мәктәбе зур агитация-пропаганда эше алып бара. Плакатлар, афишалар, фото-стендлар чыгарыла, клубның спорт казанышлары витражы ясала, видеотека булдырыла, мәгълүмат урындагы һәм спорт гәзитләрендә, “Спорт панорамасы” журналында басыла.
Алексей Скоробогатов 1986 елда “БАССРның иң яхшы физик культура хезмәткәре” билгесе белән бүләкләнә. Арытаба аңа Башкортстан Республикасының һәм Русиянең атказанган физик культура хезмәткәре мактаулы исемнәре бирелә. Шулай ук, ул – Русия тимер юллары министрының исемле сәгате иясе. Ул хезмәттәшләре, республиканың спорт җәмәгатьчелеге, коллектив хезмәткәрләре һәм спортчы-тимер юлчылар арасында зур хөрмәт белән казана.
Алексей Александрович 1800дән артык экспонатны берләштергән спорт музее да төзегән. Музей яшьләр, яшь спортчылар һәм физкультурачылар арасында патриотик тәрбия һәм мәгърифәтчелек эше үзәгенә әверелде. Шулай ук, 2014 елдан Алексей Скоробогатов Уфа шәһәренең Физик культура һәм спорт хезмәткәрләре ветераннары советы рәисе урынбасары булып та тора.
Бүген ул – бәхетле әти һәм картәти. Алга таба да Алексей Александровичның планнары зур: балаларга һәм оныкларга ярдәм итү, музейда һәм Ветераннар советында актив эш алып бару, яшьләрне спортка җәлеп итү.
Ример НАСРЕТДИНОВ.