

18-19 ноябрьдә «Динамо» спорт комплексында (Уфа шәһәре, Карл Маркс урамы, 2) полиция генерал-лейтенанты А. Ф. Әхмәтханов истәлегенә көрәш буенча Бөтенрусия турниры узачак.
Быел турнирда Русиянең 24 төбәгеннән 250 спортчы катнашачак. Ике көн дәвамында 2005-06 елларда туган егетләр һәм 2004 елда туган ир-егетләр 10 авырлык категориясендә медальләр уйнатачак.
Ярышларны ачу тантанасы 18 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә булачак. Бәйгедә җиңүчеләр һәм призерлар 19 ноябрьдә билгеләнәчәк. Керү ирекле.
+12