+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
18 ноябрь 2023, 11:50

"Көрәш меңъеллык тарихка ия"

Уфада полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлегенә багышланган милли көрәш буенча бөтенрусия ярышлары башланды. Турнир илнең 24 төбәгеннән 250дән артык катнашучыны җыйды.

"Көрәш меңъеллык тарихка ия""Көрәш меңъеллык тарихка ия"
"Көрәш меңъеллык тарихка ия"
Чараны ачып, Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров турнирның республикада өченче тапкыр узуын искәртте. Елдан-ел катнашучылар саны һәм географиясе арта.

- Көрәш меңьеллык тарихка ия һәм халкыбызның мәдәни кодының мөһим өлешен тәшкил итә. Соңгы биш елда ул икенче тапкыр туды дияргә була. Көрәш белән республикада 3 меңнән артык спортчы шөгыльләнә. 2018 елдан рәсми спорт ярышлары саны гына 2 тапкыр артты. Мондый актив көндәшлек практикасы үз нәтиҗәләрен бирә. 2019 елдан башлап спорт мастерына кандидат дәрәҗәсен ел саен 10-15 спортчы ала. Быел 12 кеше алды 
инде , - диде Андрей Назаров.

Шул ук вакытта спортның барлык төрләре дә Башкортстан өчен бик мөһим, дип ассызыклады Премьер-министр, ул Уфаның Русиянең спорт башкаласы исеменә дәгъва итүен билгеләп үтте. Ел саен республикада 400 спорт инфраструктурасы объекты төзелә, бу күрсәткеч буенча Башкортстан илдә Мәскәүдән соң икенче урында тора.

- Юкка гына Владимир Путин «Русия-спорт державасы» Халыкара чарасын нәкъ менә Уфада уздыру турында карар кабул итмәде. Киләсе елда, Уфаның 450 еллыгы елында, без тагын бер уникаль объектны - Көрәш сараен сафка кертәбез. Ул көрәшнең барлык төрләре буенча халыкара ярышлар уздырырга, спортчыларны әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, - диде Хөкүмәт Рәисе.

Ул ярышларда катнашучыларның Әхмәтханов Артур Фәрвәзович кебек шәхесләргә тиңләшүләрен теләде, Бөтенрусия турниры аның исемен  йөртә.

Полиция генерал-лейтенанты А.Ф. Әхмәтханов истәлегенә корэш буенча Бөтенруия турниры 2023 елның 18-19 ноябрендә «Динамо» спорт комплексында уза. Ике көн дәвамында 2005-2006 елгы егетләр һәм 2004 елгы ир-атлар 10 авырлык категориясендә медальләр уйнатачак. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар 19 ноябрьдә билгеләнәчәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас