"Салават Юлаев” һәм КХЛ “Хоккей дәресе" дип аталган уникаль проектны дәвам итәләр. Аның барышында танылган хоккейчылар, мәктәпләргә килеп, хоккейның нинди спорт төре булуын аңлата.
45 минут эчендә балалар мондый спорт төре турында махсус “Хоккей әлифбасы” (хоккей терминнарыннан торган алфавит) аша беләләр, аларга хоккей турында мультфильмнар күрсәтәләр, ә уенчылар яшь чакта ничек укулары һәм спорт белән шөгыльләнгәннәре турында сөйли.
Чираттагы "Хоккей дәресе" Уфаның 35нче мәктәбендә узды. Укучыларга кунакка “Салават Юлаев" капитаны Григорий Панин, шулай ук КХЛның спорт йолдызлары матчында катнашучы, “Толпар” һөҗүмчесе Сергей Колесников килделәр. Хоккейчылар балаларга күчтәнәчләр дә алып килгән иде, алар һәр укучы белән фотога да төште. Спорт кумирлары бу көнне балаларның хәтерендә мәңгегә сакланырлык тәэссоратлар бүләк итте.
Фото мәктәп сайтыннан.