

Чара Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә уза. Катнашучылар 30 спорт төрендә 20 мәйданчыкта: рингларда, көрәш келәмнәрендә, татамида, октагоннарда, постларда көч сынаша.
Шулай ук, программада семинарлар, осталык дәресләре, ГТО нормативларын тапшыру, күрсәтмә чыгышлар планлаштырылган.
Иртәгә көрәш төрләре буенча бәйгеләр белән тантаналы ачылыш һәм гала-программа узачак.