+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
6 гыйнвар 2024, 10:35

Мәскәүдә Башкортстан спорты атналыгы үтәчәк

Үткән елның 4 ноябреннән 12 апрельгә кадәр Мәскәүнең ВДНХ комплексында "Русия" Халыкара күргәзмә-форумы уза, анда илнең мөһим казанышлары күрсәтелә.

Мәскәүдә Башкортстан спорты атналыгы үтәчәкМәскәүдә Башкортстан спорты атналыгы үтәчәк
Мәскәүдә Башкортстан спорты атналыгы үтәчәк

10-14 гыйнварда республикабыз стендында "100 еллык спорт җиңүләре" и аталган Башкортстан спорты атналыгы узачак.

Анда Башкортстан Республикасында үсеш алган барлык санлы спорт төрләре тәкъдим ителәчәк. Бу программа фиджитал спорт, спортны программалаштыру, дроннарда узышу, компьютер спорты, шулай ук Башкортстанның Олимпия мирасын, клубларны һәм командаларны эченә ала!

Атнаны Башкортстан Спорт министрлыгы оештырачак. Башкортстан Республикасы стенды 75нче павильонда урнашачак.
Яшь кунаклар интерактив футбол һәм хоккей уйный һәм үзләрен башка спорт төрләрендә сынап карый, медальләр яулый һәм бик күп уңай эмоцияләр ала алачак.

Программа Олимпия чемпионнары Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин белән рапирада фехтование буенча осталык дәресе, дроннар ярышы, Рима Баталова белән автограф-сессия һәм башка чараларны үз эченә ала.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас