14 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк Башкортстан спорты атналыгы чараларында төбәкнең әйдәп баручы спортчылары — Тимур Сафин, Аделина Заһидуллина, Азалия Әминева, Эльбрус Нигъмәтуллин, Тамара Тансыккуҗина, Айгөл Идрисова, Рима Баталова һәм төбәкнең башка чемпионнары катнашачак.
- Минем өчен чараны нәкъ менә Тимур Сафин белән бергә фехтование буенча мастер-класслар белән ачу зур мәртәбә. Бу мастер-класста балалардан алып безнең яшькә кадәр кешеләр катнаша. Илебезнең төрле почмакларыннан бу стендка киләләр һәм үзләрен әлеге спорт төрендә сынап карыйлар. Бу безнең фехтование географиясенең киңәергә тиешлеген тагын бер кат раслый, - ди Олимпия чемпионы Аделина Заһидуллина.
Бүген Русиянең иң көчле кешесе Эльбрус Нигъмәтуллин һәм Русия рекордчысы Игорь Попов көч шоуын күрсәтә.
Фото: bashinform.ru