+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
15 гыйнвар 2024, 17:00

Укытучылар волейбол уйный

Кырмыскалы районының мәгариф учреждениеләре хез­мәткәрләре Яңа ел каникулларын бик актив рәвештә үткәрде.

Укытучылар волейбол уйныйУкытучылар волейбол уйный
Укытучылар волейбол уйный
Район үзәгендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган волейбол турниры аеруча мавыктыргыч булды. Ярышларда 8 команда катнашты. Һәрбер уен дулкынландыргыч булды, катнашучылар хатасыз, барлык көчләрен салып уйнарга тырышты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренчелекне Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. Кырмыскалы гимназиясе укытучылары – икенче, ә өченче урында – Прибельский урта мәктәбенең укытучылар коллективы.
Беразга булса да мәктәп тормышыннан аерылып, үзләрен спортның төрле юнәлешләрендә сынап карау укытучыларга яхшы кәеф, онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Ялларны шулай актив үткәргәч, каникуллардан соң төп эшләренә дә яңа көч белән, дәртләнеп тотындылар.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас