+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
18 гыйнвар 2024, 13:44

Яңа ФОК яңа чемпионнар әзерли

Бүген, 18 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хәйбулла районына эш сәфәре вакытында яңа «Горняк» физкультура-сәламәтләндерү комплексында булды. Монда көненә 600гә кадәр кеше күнекмәләр ясый алачак.

Яңа ФОК яңа чемпионнар әзерлиЯңа ФОК яңа чемпионнар әзерли
Яңа ФОК яңа чемпионнар әзерли
1 890 кв. метр мәйданлы объект былтыр Бүребай авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» төбәк программасы буенча ачылды. Федераль бюджеттан спорт объектын төзүгә 33 млн сум акча бүлеп бирелгән, республика - 12 млн сум, тагын 1,4 млн сум муниципалитет бүлгән.

ФОКны булдыруга 36,7 млн сумнан артык акчаны Буребай тау-баектыру комбинаты бүлеп биргән. Шулай ук предприятие проект эшләренә 5,5 млн сум һәм көч тренажерлары сатып алуга шул ук күләмдә акча биргән.

Бүребай тау-баектыру комбинатының генеральный директоры Рөстәм Аблаев ФОКта волейбол, теннис, баскетбол, мини-футбол белән шөгыльләнү өчен универсаль уен залы каралганын сөйләде. Шулай ук спорт, тренажер һәм гимнастика заллары бар. Монда киенү, душ бүлмәләре, гардероблар урнаштырылган. Ә тренерлар составы һәм техник персонал өчен кабинетлар, инвентарь, техник һәм ярдәмче бүлмәләр җиһазландырылган. Бина мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә яраклаштырылган.

Хәйбулла районына эш сәфәренә йомгак ясап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетта икътисад һәм социаль өлкәнең тотрыклы үсеш алуын билгеләп үтте.

- Аңлау өчен: узган елгы капиталь инвестицияләр күләмен алсак, бу - 1,5 млрд сум тирәсе. Без монда мәктәпкә, бассейнга бардык, суүткәргечне карадык – күп кенә объектларга әле игътибар бирергә кирәк, – диде Радий Хәбиров. - Без уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның федераль программасы дәвам итүенә шатбыз. Уфаның 450 еллыгын бәйрәм иткәннән соң, районнарга да ресурсларны бүлеп бирергә планлаштырабыз. Торак пунктларда «Башкортстан ихаталары» программасын активлаштырабыз. Авылларыбызны һәм шәһәрләребезне үзгәртәчәкбез, алга барачакбыз.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас