+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
19 гыйнвар 2024, 06:50

Алар бүген дә пьедесталның югары баскычында!

Уфада спорт ветераннары һәм тармак үсешенә зур өлеш кертүче фидакарь хезмәткәрләр хөрмәтләнде.

Узган ел ахыры илнең һәм республиканың спорт тормышында вакыйгаларга аеруча бай булды. Ил күләмендә “Русия – спорт державасы” форумы кысаларында колачлы чаралар үтте. Әйткәндәй, анда Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясап, 2024 елда илнең физик культура өлкәсендәге иң төп спорт чарасы Уфада үтәчәге турында белдерде. Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге карар өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, спортчыларны һәм спорт сөючеләрне алдан ук Уфада узачак иң чагу чарага чакырды.

27 декабрьдә исә Уфада Рима Баталова исемендәге Башкортстан Республикасының спорт әзерлеге үзәгендә Башкортстан Башлыгы призларына спорт көрәше буенча Русия кубогына старт бирелде. Мәртәбәле бәйгедә илнең 30 төбәгеннән 150 спортчы катнашты.

Шул ук көнне биредә үк Русия Федерациясе спорт министрлыгының 100 еллыгы чаралары кысаларында тармак үсешенә зур өлеш керткән, якты эз калдырган хезмәткәрләрне, мәртәбәле бәйгеләрдә җиңүчеләрне, ветераннарны бүләкләү тантанасы узды. Җәмгысы 250 кеше хөрмәтләнде. Аларга мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары, спорт мастеры билгесе, “Русия Федерациясе Спорт министрлыгына – 100 ел” юбилей медальләре тапшырылды. Спорт министрлыгының бер гасырлык юбилее уңаеннан мәртәбәле медаль белән бүләкләнүчеләр арасында гәзитебезнең дусты һәм авторы, авыр атлетика буенча спорт ветераны, СССРның спорт мастеры Фәвил Гыйльданов та бар.

– Спорт тармагы хезмәткәрләренә һәм без – ветераннарга шундый зур хөрмәт күрсәтүләре өчен республика җитәкчелегенә, Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибовка һәм аның командасына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Руслан Хәбибов чараны шәхсән үзе алып барды һәм һәркайсыбызга аерым хөрмәт билгесе күрсәтте. Бу спортчыларны, спорт хезмәткәрләрен яңа җиңүләргә һәм мөһим башлангычларга дәртләндерсә, без ветеран-спортчылар яшьләр арасында алып барган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тренерлык эшенә дә югары бәһа булып тора, – диде тәэссоратлары белән уртаклашып, Фәвил Габдрахман улы.

Әйткәндәй, төгәл бер ел элек ветеран-спортчы Башкортстанның “Спартак” физкультура-спорт җәмгыятенең 85 еллыгы медале белән бүләкләнгән иде. Узган гасырның 70-80нче елларында республикада гына түгел, СССР күләмендә киң билгеле спортчы, тармак үсешенә зур өлеш керткән СССРның спорт мастеры Фәвил Гыйльдановка әлеге бүләк киңкүләм мәдәниятне үстерүдәге һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудагы хезмәтләре өчен бирелде.

Шушы көннәрдә 77 яшен билгеләүче спорт ветеранына алга таба да иҗтимагый һәм спорт тормышында кайнап яшәвен, яшьләргә яхшы үрнәк һәм маяк булып калуын, тән һәм җан сәламәтлеге телибез! Мәртәбәле җиңүләр һәм бүләкләр Сезне алга таба да озата барсын!

Илдар Фазлетдинов.

Читайте нас