Бу спорт объекты февральнең икенче яртысында эшли башлаячак һәм Өлфәт Мостафин хөрмәтенә аталачак.
Эшлекле визитта, шулай ук, «Газпром трансгаз Уфа» компаниясенең генеральный директоры Шамил Шәрипов һәм "Газпром"ның Социаль башлангычларга ярдәм фонды генеральный директоры Владимир Приймак катнаштылар.
Спорт объектын 2022 елда «Газпром – балаларга» хәйрия программасы кысаларында төзи башлаганнар иде. Өлфәт Мостафин исемендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы Менделеев урамындагы «Ак йорт» тау чаңгысы үзәге белән «ВДНХ-Экспо» мәйданчыгы арасында урнашкан.
Төбәкнең спорт министры Руслан Хәбибов гыйнвар ахырына объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамлануы турында сөйләде. Эшчеләр көрәш келәмнәрен һәм идән япмаларын залларга җәйгән, стеналарны буяган, түшәмнәрне һәм баскыч коймаларын, электр челтәрләрен, ишек блокларын монтажлауны тәмамлаган. Моннан тыш, инвентарь урнаштырылган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уфалылар өчен яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешенең әһәмиятен билгеләп үтте.
- Безнең шәһәр, республика өчен теләсә нинди спорт объекты зур әһәмияткә ия. Яңа ФОКка балалар спорт белән шөгыльләнергә, физик яктан көчле булып үсәргә киләчәк. Монда өлкәннәр дә шөгыльләнәчәк. Объект, чынлыкта, уникаль. Анда бассейн, боз аренасы, тренажер һәм уен заллары бар. Февральнең икенче яртысында объект үз ишекләрен ачачак. Бу безнең балаларга һәм республика башкаласына аның 450 еллыгы алдыннан яхшы бүләк булачак, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.