+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
30 гыйнвар 2024, 06:15

Камилә Вәлиева дүрт елга дисквалификацияләнде

Русия командасын Олимпиадада яулаган алтын медальләрдән мәхрүм итмәкчеләр.

Камилә Вәлиева дүрт елга дисквалификацияләндеКамилә Вәлиева дүрт елга дисквалификацияләнде
Камилә Вәлиева дүрт елга дисквалификацияләнде
Русия спортчысын, допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле, дип таптылар. Спорт арбитраж суды (CAS) Русия спортчысы Камилә Вәлиеваны 4 елга дисквалификацияләде. 17 яшьлек Камиләне яклаучылар судны хокук бозуның очраклы характерда булуына ышандыра алмады.

“Камилә Вәлиева допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле дип табылды һәм 2021 елның 25 декабрендә башланган эш нигезендә аңа дүрт елга дисквалификация җәзасы бирелде”, – диелә Спорт арбитраж судының рәсми сайтында.

Шулай итеп, Камилә Вәлиеваның 2021 елның 25 декабреннән башлап барлык ярыш нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Шул исәптән, бу чорда чыгыш ясаганда яуланган титуллар, бүләкләр, медальләр һәм приз бүләкләре дә.
Вәлиеваның апелляциягә хокукы бар.

Якын арада Русиянең 2022 елгы Олимпиадада команда турнирында яулаган алтыннан мәхрүм ителүе мөмкин. Бу 7 февральдә хәл ителәчәк. Суд карары безнең файдага булмаган очракта, Русияне күралмаучыларның чын спортны махсус рәвештә сәясәт белән бутаулары нәтиҗәсендә, Камиләдән тыш, Марк Кондратюк, Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов, Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов та медальсез калачак.

 
Фото: cdn.ren.tv


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас