«Салават Юлаев»ның счетлары бурычлары өчен ябылган. «База» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, 29 гыйнварда Федераль салым хезмәте клубның барлык счетлары буенча операцияләрне туктаткан. Мондый карар кабул итүгә спорт клубының салым, җыем, пеня һәм штраф түләтү турындагы карарларны үтәмәве нигез булып тора.
Чыганак мәгълүматлары буенча, клуб җитәкчелеге киләсе айларда счетларны яңадан ачу мәсьәләсен хәл итәргә өметләнә.
Быелгы сезонда "Салават Юлаев" әлегә континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә өченче урында бара.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.