+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 февраль , 11:10

Авыл спортчылары чаңгыга басты!

“Аек авыл” республика конкурсы кысаларында Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылында күмәклеге буенча моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге спорт ярышлары үтте.

Авыл спортчылары чаңгыга басты!
Авыл спортчылары чаңгыга басты!

Төбәкнең яше-карты белән бергә, авыл мәктәбе укучылары, районның төрле авылларыннан килгән спортчылар да, “Лыжня России-2024” акциясенә кушылып, чаңгычылар бәйгесендә чыгыш ясады.

Ярышлар алдыннан спортчыларга тәбрикләүләр белән Бүздәк районы хакимияте башлыгы урынбасары Ләйсән Исхакова, Кәпәй-Кобау авылы биләмәсе башлыгы Рифмир Зарипов, “Кыдаш” хуҗалыгы җитәкчесе Риян Латыйпов, ярышлар судьясы Вәкил Мөхәммәтҗанов мөрәҗәгать итеп, уңышлар теләделәр.

Бәйге шартларына ярашлы, стартка төрле яшьтәге спортчылар чыкты, ярышлар ике төркемдә үтте. Бәйгенең иң яшь катнашучысы булып 7 яшьлек Айсель Мәхәддинова танылса, 64 яшьлек Рәзидә Басыйрова иң өлкәне булды. Балалар - бер, ә өлкәннәр 3 чакрымлы дистанцияләрдә ярышты.

Спорт ярышлары мәдәни-музыкаль чаралар, җыр-моң белән үрелеп барды, Кәпәй-Кобау мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары чыгышлары бәйгедә катнашучыларга көч-куәт, дәрт өстәде.

Кәпәй-Кобау авылы “Аек авыл” республика конкурсында катнашу барышында моңарчы да төбәктә бихисап чаралар оештырылды. Чаңгычыларның Бөтенрусия акциясе дә югары дәрәҗәдә үтте. Бәйгедә җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фәнүр Гыйльманов.
Фото Кәпәй-Кобау авылы биләмәсе сайтыннан алынды.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: