Русия фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева даими рәвештә допингка тикшерү үтә. "Советский спорт" хәбәр итүенчә, 2019 елдан 2022 елга кадәр аннан 15 допинг-проба алынган.
Бу чорда беренче тапкыр Камилә Вәлиеваны 2019 елның 24 августында допингка тикшерәләр, ә аның соңгы анализы 2022 елның 5 ноябрендә тапшырыла. 2021 елның 25 декабрендә Санкт-Петербургта Русия чемпионаты вакытында алынган проба гына уңай нәтиҗә күрсәткән. Шунысы кызыклы, тыелган матдәнең концентрациясе минималь булган — 2,1 нг/мл.
Шунысы игътибарга лаек, Камиләдән 2022 елның 7 февралендә Пекинда (Кытай) 2022 елгы Олимпиадада һәм шул ук елның 17 февралендә ике допинг-проба алынган.
29 гыйнварда CAS Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле дип танырга һәм аны дүрт елга — 2025 елның 24 декабренә кадәр дисквалификацияләргә карар итте. 2021 елның 25 декабреннән аның барлык нәтиҗәләре дә юкка чыгарылды.
Билгеле булуынча, 30 гыйнварда Халыкара конькида йөгерүчеләр берлеге (ISU) Пекинда (Кытай) 2022 елгы Олимпиадада фигуристларның команда турниры нәтиҗәләрен яңадан карады: Русия җыелма командасы алтын медальләреннән мәхрүм ителде һәм өченче урынга күчте.
Фото: sport.ru