+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
17 февраль 2024, 16:05

Уфада Өлфәт Мостафин исемендәге яңа физкультура-савыктыру комплексы ачылды

17 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бассейны, шугалагы һәм универсаль залы булган яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында катнашты. "Газпром - балаларга" программасы кысаларында төзелгән спорт объекты республиканың күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Өлфәт Мостафин исеме йөртә.

Уфада Өлфәт Мостафин исемендәге яңа физкультура-савыктыру комплексы ачылдыУфада Өлфәт Мостафин исемендәге яңа физкультура-савыктыру комплексы ачылды
Уфада Өлфәт Мостафин исемендәге яңа физкультура-савыктыру комплексы ачылды

Тантаналы чара "Газпром" оештырылу көненә багышланды. Анда шулай ук Русия Дәүләт думасы депутаты, өч тапкыр Олимпия чемпионы Ирина Роднина, Русиянең Спорт көрәше федерациясе президенты, Олимпия чемпионы Михаил Мамиашвили, «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетболы лигасы идарәсе рәисе, Олимпия чемпионы Светлана Антипова, «Газпром трансгаз Уфа» компаниясе генеральный директоры Шамил Шәрипов һәм «Газпром»ның социаль инициативаларга ярдәм фонды генеральный директоры Владимир Приймак, Өлфәт Мостафинның туганнары һәм якыннары, башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

9,5 мең кв. м. мәйданлы корылма 2022 елда "Газпром - балаларга" хәйрия программасы кысаларында төзелә башлады. Аны 2007 елдан бирле Русиянең 74 төбәгендә гамәлгә ашыралар. Бу вакыт эчендә илдә 2 меңнән артык социаль объект төзелгән, шул исәптән 22се - Башкортстанда. Алар арасында - күпфункцияле 19 спорт мәйданчыгы, тау чаңгысы спорты буенча Олимпия резервы мәктәбе һәм Уфада шорт-трек өчен ябык шугалак.

Өлфәт Мостафин исемендәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы Менделеев урамында урнашкан. Өч катлы бинада зур һәм кече бассейннар, боз аренасы, көрәш, универсаль спорт һәм тренажёр заллар урнашкан. Анда чикләнгән хәрәкәтле кешеләр өчен дә уңайлы шартлар булдырылган. Учреждениенең үткәрүчәнлек сәләте - сменага 208 кеше.

Радий Хәбиров йөзү бассейнын карады, йөзү буенча Башкортстан җыелма командасы әгъзалары белән аралашты һәм Бөтенрусия ярышлары рекордчысы Виктория Ширяева белән яңа бассейнда йөзү юлына старт бирде. Аннары төбәк җитәкчесе фигуралы шуучыларның боз аренасында чыгышын карады, универсаль спорт залында булды, гимнасткалар белән аралашты һәм яшь спортчыларны, аларның тренерларын физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылу белән котлады.

- Бүген республикабызда, Уфада бик мөһим вакыйга. Без балаларыбызга искиткеч спорт комплексын тапшырачакбыз. Биредә - бассейн да, боз сарае да, зур спорт залы да. Болар барысы да балалар сәламәт булып үссен, көчле, нык һәм, иң мөһиме - яхшы кешеләр, илебезнең чын гражданнары булсын, - диде Радий Хәбиров. - Әлбәттә, без "Газпром" идарәсе рәисе Алексей Миллерга зур рәхмәт белдерәбез. Бу сарай - "Газпром" бүләге. Ул республика өчен күп нәрсә эшләгән кеше, Уфа мэры Өлфәт Мансур улы Мостафин исемен йөртә. Ул күптән түгел бездән китте, ләкин мәңгегә безнең йөрәкләрдә калды. «Газпром»ның барлык төзүчеләренә, эшчеләренә тагын бер кат рәхмәт белдерәм! Ә тренерларны һәм балаларны бу мөһим вакыйга белән котлыйм.

Башкортстан Башлыгы «Газпром»ның социаль инициативаларга ярдәм итү фонды генеральный директоры Владимир Приймакны республиканың Мактау грамотасы белән бүләкләде, «Потенциал» компаниясенең бүлек башлыгы Фәнүзә Корбангалиевга “Башкортстанның атказанган төзүчесе” таныклыгын тапшырды, «Газпром трансгаз Уфа» компаниясе генеральный директоры Шамил Шәриповны Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Билгеләп үтик, Булачак технологияләр форумында ил Президенты спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген арттыру өчен мондый объектлар төзү программасын сизелерлек киңәйтү бурычын куйды. Уфада яңа физкультура-савыктыру комплексы ачылу - бу юнәлештә зур адым.

«Газпром» социаль инициативаларга ярдәм фонды генеральный директоры Владимир Приймак яшь спортчыларга ФОКтан символик ачкыч тапшырды.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас