Бүген, 29 февральдә, Уфада биатлон буенча Русия кубогының соңгы, бишенче этабы старт алды. Ярышларда илнең 22 төбәгеннән иң көчле 137 спортчы катнаша. Ярышлар ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында алты узышны үз эченә ала.
- Республикада яшәүчеләрне әлеге зур вакыйга белән котлыйсым килә! Биатлонны Башкортстанда яраталар. Барлык спортчыларга да уңышлар телим! - диде Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов.
Республикабызны 17 спортчы, шул исәптән Башкортстанның биатлон мәктәбе йолдызлары Антон Бабиков һәм Эдуард Латыйпов тәкъдим итә.
- Мондый мөһим Бөтенрусия ярышлары Уфа шәһәренең 450 еллыгы елында уза, - дип билгеләп үтте "МАТЧ ТВ" телеканалы эфирында комментатор Дмитрий Губерниев.
Фото: Дмитрий Мухаметкулов / Союз биатлонистов России