Бүген Римма Батталова исемендәге спорт үзәге базасында үтәчәк көрәш сәнгатенең төбәкара форумы ярышларында 2000 тирәсе спортчы катнашачак, алар Урал һәм Идел буе федераль округлары субъектларын тәкъдим итәчәк. Спорт форумы призлары өчен ушу, төрле стильле каратэ, грэпплинг, кул сугышы һәм башка төрләр буенча бәйге үтәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда «Хәрби көрәш марафоны» февраль башында старт алды һәм 10 мартка тәмамланачак.
Марафонда республика чемпионатлары һәм беренчелекләре, ачык турнирлар гына түгел, ә алдынгы спортчылардан һәм профессиональ тренерлар җәмәгатьчелегеннән осталык дәресләре дә уздырыла.
- Бүгенге көнгә “Хәрби көрәш марафоны” кысаларында планлаштырылган спорт чараларының күбесе уңышлы үтте. Анда бөтен республикадан биш меңнән артык спортчы катнашты, - дип хәбәр итте "Русия хәрби көрәш төрләре" оешмасының Башкортстан филиалы җитәкчесе Александр Соснин. - Төбәкара форумга килгәндә, ул агымдагы елның маенда Башкортстан башкаласы кабул итәчәк VI Евразия хәрби сәнгать уеннарының сайлап алу этабы булып тора.
Чараның тантаналы ачылышы 14.00 сәгатьтә башланачак. Керү – ирекле! Спорт бәйрәменә рәхим итегез!