+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
7 март 2024, 04:35

Футбол буенча фиджитал-турнирда җиңүче кем?

6 мартта «Сириус» федераль территориясендәге «Россия в миниатюре»» арт-паркында Башкортстан Республикасы стендында оештырылган FIFA буенча фиджитал-турнир җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Футбол буенча фиджитал-турнирда җиңүче кем?Футбол буенча фиджитал-турнирда җиңүче кем?
Футбол буенча фиджитал-турнирда җиңүче кем?
Өч көн дәвамында Русиянең биш төбәгеннән һәм дөньяның алты иленнән егетләр футбол буенча турнирда беренче урын өчен көрәште.

Турнирда Марокко, Абхазия, Үзбәкстан, Кот-д'Ивуар һәм Русия егетләре катнашты. Аерым алганда, җиңү өчен Башкортстан, Алтай крае, Курган, Дагыстан һәм Смоленск яшь талантлары көрәште.

Башта турнир Башкортстан стендының кинозалында узды, ә аннары катнашучылар чын футбол кырына чыкты. Уеннар дулкынландыргыч һәм кызыклы гына түгел, күңелле үтте, командалар гаҗәеп көчле булды.

- Без Башкортстан стендының тагын бер визит карточкасы булган фиджитал-турнир җиңүчеләрен котлыйбыз. Сез үз осталыгыгызны виртуаль форматта да, чын футбол кырында да үстерәчәгегезгә ышанам! - дип билгеләп үтте Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Вито Сабиров.

Бүләккә барлык катнашучылар да - данлыклы башкорт балы, ә җиңүче һәм призерлар 2024 елның 1 июнендә Уфада узачак "VK Fest"ка сертификатлар алды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас