Русия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Спорт арбитраж судының (CAS) фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны дисквалификацияләү турындагы карарына аңлатма бирде.
"Без аңа карата кабул ителгән карарларны гаделсез дип саныйбыз. Аны бөтен ил хуплый", — диде Дмитрий Песков.
29 гыйнварда Спорт арбитраж суды (CAS) Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләү турында игълан итте. Фигуристканы спорттан читләтү вакыты 2021 елның 25 декабреннән гамәлдә һәм 2025 елның декабренә кадәр дәвам итәчәк.
17 яшьлек спортчыга, шулай ук, Федерация календаре составына кергән ярышларда катнашу, дәүләт шугалакларында күнегүләр ясау һәм дәүләт финанславы булган шоуларда чыгыш ясау тыела.
Кызганычка каршы, 7 мартта Вәлиева фигуралы шуу буенча Русия җыелма командасы составыннан да чыгарылды.
Фото: РИА Новости