+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
28 март , 10:10

Бу стипендияне Олимпия чемпионнары гына ала...

Ирина Роднина Камилә Вәлиеваның стипендиясез калуына үз фикерен белдерде.

Бу стипендияне Олимпия чемпионнары гына ала...
Бу стипендияне Олимпия чемпионнары гына ала...
Өч тапкыр Олимпия чемпионы, Дәүләт думасы депутаты Ирина Роднина фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның Русия Президенты Владимир Путин стипендиясеннән мәхрүм ителүенә үз фикерен белдерде. Аның сүзләрен “Sport24” китерә.
Ирина Роднина бу стипендияне гомерлеккә түләмиләр дип белдерә. Ул аны алу өчен спортчы Русия җыелма командасы составында булырга кирәклеген ассызыклый. "Бу стипендияне Олимпия чемпионнары гына ала, ә ул алтын медальдән мәхрүм ителгән. Менә шул!” — дип белдерә депутат.
25 мартта Камилә Вәлиеваның Президент стипендиясен алудан туктавы билгеле булды. Сәбәбе — Спорт арбитраж суды тарафыннан допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләү.
Тыелган препаратның эзләре фигуристның 2021 елның декабрендәге пробасында табылган иде. Нәтиҗәдә, Камилә Вәлиева 2022 елгы Олимпия уеннарында команда турнирында җиңү өчен алган алтыннан, шулай ук Русия һәм Европа чемпионы титулыннан мәхрүм ителде. Моннан тыш, ул дәүләт акчасына бозда шуа алмый.

Фото: sport24.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: