- Ел саен бу юнәлешне финанслауны арттырабыз. Тулаем алганда, 2018 елдан бюджет чыгымнары биредә 2 тапкыр артты һәм 9 млрд сумнан артып китте. Спорт инфраструктурасы төзелеше темплары өчтән бергә артты. Барлыгы бишьеллыкта без 1400 объект төзедек. Алар саны буенча илдә өченче урында торабыз. Моннан тыш, 30 ел эчендә беренче тапкыр спорт корылмаларын капиталь ремонтлау программасын эшләтеп җибәрделәр, - дип сөйләде Андрей Назаров.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, спортны үстерүгә кадрлар ярдәменә аерым игътибар бирелә. Әйтик, Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче булып 2020 елда «Авыл тренеры» программасын кабул итте.
- Бүген ул Русиянең 24 төбәгендә кертелгән. 2023 елда тренерларга түләү күләме 600 мең сумнан 1 млн сумга кадәр артты. Быелдан "Шәһәр тренеры" шундый ук проектын гамәлгә ашырабыз. Ул шәһәр тренерларының мөһим ярдәменә ия булачак һәм югары казанышлар спортын үстерүгә, спортчыларыбызны әзерләүне яхшыртуга хезмәт итәчәк, - диде Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов.
Башкортстан эре спорт ярышларын уздыру мәйданчыгы булып тора. Соңгы 5 елда төбәктә халыкара дәрәҗәдәге 50 турнир узды. Узган елның якты вакыйгалары Сурдлимпиялеләрнең җәйге Уеннары, Билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге, хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионаты һәм башка күп кенә масштаблы ярышлар булды.
- Спортны үстерүдәге уңышлары нәтиҗәсендә ил Президенты Башкортстанга «Русия - спорт державасы» төп спорт форумын уздыруны ышанып тапшырды. Ул Русия төбәкләреннән һәм 15 илдән 5 меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк. Масштаблы вакыйганы сентябрь-октябрь айларында үткәрергә планлаштырабыз, - дип йомгак ясады Хөкүмәт Рәисе.
Фото: pravitelstvorb.ru