+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
12 апрель 2024, 10:18

«Язгы ралли» фестивале күңелле узачак

Уфаның 450 еллыгы елында «Язгы ралли» су туризмы буенча традицион ачык шәһәр фестивале форматын киңәйтә һәм өч этаптан торган «450 ишкәк» физкультура-спорт чарасына әверелә.

«Язгы ралли» фестивале күңелле узачак«Язгы ралли» фестивале күңелле узачак
«Язгы ралли» фестивале күңелле узачак
Беренче этап туристлык сезонын 21 апрельдә ачачак. Тантаналы ачылыш 11:00 сәгатьтә Уфа елгасы яр буенда Сипайловода узачак, старт 12:00 сәгатьтә биреләчәк, катнашучылар Дуслык монументы районында финиш ясаячаклар. Икенче этап шәһәр көнендә 12 июньдә, өченчесе 6 октябрьдә узачак.

Фестиваль ел саен 500дән артык катнашучыны җыя.

Ярышлар төрле класслар буенча узачак.

Бу хакта тулырак: https://gorodufa.ru/about/info/news/12042024-450-vyesel-po-ufe/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас