+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 апрель , 09:30

Уфа халыкара чара үзәге булачак

Башкортстанга “Русия – спорт державасы” форумының эстафета штандарты тапшырылды. 12 апрельдә Мәскәүдә Башкортстанга Пермь краеннан “Русия – спорт державасы” халыкара форумының эстафета штандартын тапшыру тантанасы узды. Русиянең спорт министры Олег Матыцин катнашлыгында үткән чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин кулыннан булачак колачлы вакыйга символын кабул итте. Чара “Без бергә. Спорт” форумы мәйданчыгында узды.

Уфа халыкара чара үзәге булачак
Уфа халыкара чара үзәге булачак
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин күрсәт­мәсе нигезендә Башкортстан башкаласы Уфа “Русия – спорт державасы” XII халыкара форумын уздыру урыны булачак. Бу хакта дәүләт башлыгы Пермьда узган алдагы форум мәйданчыгында игълан итте.

– Бу инде традицион, уңышлы төп спорт форумы. Без аңа Русия­нең барлык төбәкләре һәм безнең белән хезмәттәшлек итүче халыкара партнерлар, илләр ягыннан зур игътибар бирелүен күрәбез, – диде Олег Матыцин. – 2024 елда Уфада узачак форум безгә яңа хисләр, танышулар, белемнәр бү­ләк итәчәк, дип ышанам. Ә төбәкләр ара­сындагы спорт дуслыгы безгә вакытлы авырлыкларны җиңәргә һәм Русия хакына ышанычлы рә­веш­тә алга таба барырга ярдәм итәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Уфада форум агымдагы елның октябрь уртасында узачак.

– Без Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинга аның республикабыз башкаласында “Русия – спорт державасы” форумын үткәрү карары өчен рәхмәтле. Узган ел Пермь краендагы яхшы күрше­ләребез форумында булдык. Ул бик матур, чагу, бай үтте, – диде Радий Хәбиров. – Бу югары планканы саклаячакбыз, вәгъдә итәбез. Кызыклы, истә калырлык чара булачак. Шуңа күрә барысын да октябрьдә Русиянең төп спорт вакыйгасына чакырам.

Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, узган форум төбәкнең спорт инфраструктурасын һәм профильле чараларны үстерү өчен этәргеч булды, дип сөйләде.

– Башкортстанга эстафетаны тапшырабыз. Ышанам ки, безнең хөрмәтле һәм кадерле күрше­ләребез куелган бурычны лаеклы үтәячәк, һәм Уфа, Пермь кебек үк, спорт бәйрәме белән яшәячәк, – диде Дмитрий Махонин. – Киләсе “Русия – спорт державасы” форумында катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэссоратлар һәм җиңүләр телим!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең спорт министры Олег Матыцин, шулай ук, булачак “Русия – спорт державасы” халыкара форумына әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды.

Төбәк җитәкчесе чараны узды­руның үзәк урыны Уфаның 450 еллыгына төзелә торган яңа Көрәш сарае булачагын хәбәр итте. Биредә форумның тантаналы ачу һәм пленар утырышы, шулай ук Русия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышы узачак. Форумда катнашучыларны, шулай ук, зур спорт һәм мәдәни программа көтә.

Радий Хәбиров һәм Олег Матыцин, шулай ук, “Без бергә. Спорт” форумы кысаларында узучы “Заманча спорт. Инновацияләр һәм перспективалар” халыкара күр­гәзмәсендә булды.

Радий Хәбиров һәм Олег Матыцин спорт белән шөгыльләнү һәм профессиональ командалар өчен кием-салым чыгаручы компа­нияләр вәкилләре белән аралаштылар.

Экспозициягә килүчеләр өчен яңа тренажёрларда шөгыльләнү мөмкинлеге, җәядән һәм винтовкадан ату нигезләрен үзләштерү мөмкинлеге каралган. Ә һәвәскәр спортчылар армрестлинг һәм виртуаль узышлар буенча ярышларда катнаша ала.

Күргәзмәдә Башкортстанның Спорт министрлыгы стенды да бар. Ул киләсе “Русия – спорт державасы” форумына багышланган.

“Без бергә. Спорт” күргәзмәсе кысаларында Олег Матыцин һәм Радий Хәбиров Уфаның Дуван бульварында һәм Максим Рыльский урамында урнашкан “ФИЗРА-Д” һәм “ФИЗРА-Р” физкультура-сәламәтләндерү комплексларын ачуда катнаштылар.

Яңа спорт мәйданчыклары дәүләт-хосусый партнерлык ниге­зендә “Бизнес-спринт” проекты кысаларында төзелгән. Аларны төзү өчен федераль бюджеттан 200 миллион сумга якын акча җәлеп ителгән. Ә 2022 һәм 2023 елларда узган конкурс буенча сайлап алу нәтиҗәләре буенча, республика биш объект: Уфада – өч, Нефтекамада һәм Октябрьскийда берәр объект төзүгә 1 миллиард сум күләмендә субсидия алды.

ФОКларны ачу тантанасында Олег Матыцин төбәкнең спорт инфраструктурасын камилләштерү буенча актив эш алып баруы өчен Башкортстан Башлыгына рәхмәт белдерде.

– Русия Президенты Владимир Путин халыкны спорт белән шө­гыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү бурычын куйды. Моны за­манча спорт объектларын төзү­дән башка эшләп булмый, – дип билгеләде Олег Матыцин. – ФОКлар коллективларына уңышлы эш, ә барлык спортчыларга яңа җиңү­ләр телим!

Башкортстан Башлыгы үзенең чыгышында республика яшьләрен гармонияле үстерү максатында ачылучы мәйданчыкларның мөһим­леген ассызыклады.

– Яңа спорт объектларын ачу – бик күңелле вакыйга. Без гариза тапшыру кампаниясендә катнаштык һәм җитди финанс чаралары алдык. Барлыгы “Бизнес-спринт” прог­раммасы кысаларында биш объект төзибез. Бүген шуларның икесен файдалануга тапшырабыз, – диде Радий Хәбиров. – Без Русиянең Спорт министрлыгына “Бизнес-спринт” программасы өчен бик рәхмәтле. Балалар йорт янында спорт белән шөгыльләнә алсын өчен төзелүче спорт комплекслары торак кварталларда урнашкан. Яшьләр өчен мондый мәйдан­чыклар бик зур әһәмияткә ия.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: