+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
19 апрель , 12:55

Башкортстан - спорт төбәге

Башкортстанда спорт белән шөгыльләнү өчен заманча комплекслар үз ишекләрен ача.

Башкортстан - спорт төбәге
Башкортстан - спорт төбәге
Мәгълүм булуынча, Башкортстанда спортка зур игътибар бирелә. Исегездә булса, 2019 елда Башкортстан җитәкчелегенә Радий Хәбиров килгәч, ул һәрбер районда бассейн булдыру бурычын куйды һәм үз сүзендә торды. Бүгенгә республиканың һәр районы бассейн белән тәэмин ителгән диярлек.

Гомумән алганда, республикада 13 363 спорт корылмасы эшли. Шулар исәбендә 2687 спорт залы һәм 218 бассейн (178 ябык). Башкортстан Русиядә спорт объектлары саны буенча лидерлар өчлегенә керә. Әлбәттә, монда республика җитәкчелегенең спортка карата мөнәсәбәте зур роль уйнады.

Шулай ук, күптән түгел Уфада «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында дәүләт-шәхси партнерлыкның концессия килешүе буенча төзелгән «ФИЗРА-Д" һәм "ФИЗРА-Р Спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплекслары ачылды.

"ФИЗРА-Д спорт үзәге" физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзү бәясе 166,8 млн сум тәшкил итә. Шуларның 99 миллионын – федераль бюджет, 18,8 миллионын - республика бюджеты, 45,2 миллион сумын инвесторлар керткән. ФОКның гомум мәйданы - якынча 3000 квадрат метр.

Үз тренировкаларын һәм дәресләрен биредә 1979 елдан бирле башкалада эшләп килүче Уфаның 9нчы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре үткәрә. Хәзерге вакытта мәктәптә 13 тренер җитәкчелегендә 428 спортчы шөгыльләнә. Спорт мәктәбенең бушлай дәресләре дүшәмбе-җомга - 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8.00дән 11.00гә кадәр үтә. Кичке вакытта биредә өлкәннәр өчен түләүле футбол дәресләре үткәрелә.

- Беренчедән, башкалада шундый матур, заманча спорт комплексы булдырылган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. Биредә үземнең уен дәрәҗәсен күтәрү өчен барлык шартлар да бар. Мондый спорт комплексында шөлгыльләнү - үзе бер шатлык. Безнең команданы зур җиңүләр көтә, дип уйлым, - диде спорт комплексында футбол белән шөгыльләнүче Юрий Кириченко.

"ФИЗРА-Р Спорт үзәге" яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексында футбол, өстәл теннисы, фитнес буенча дәресләр оештырыла. Вакытның 40 проценты балаларга бушлай шөгыльләнү өчен бирелә. Төзелеш бәясе 182,2 млн сум тәшкил итә, шуларның 99 миллионы - федераль бюджет акчалары, 18,8 миллион сумны - Башкортстан бюджеты, 60,7 миллион сумны инвестор бүлеп биргән.

- Яңа спорт комплексы зур мөмкинлекләр ача. Биредә фитнес белән шөгыльләнеп, алдагы тормышымны спорт белән бәйләргә хыялланам. Моның өчен биредә барлык шартларда булдырылган. Бу спорт комплексы безнең өчен зур бүләк булып тора. Шуңа аны булдырырга карар кылган кешеләргә рәхмәт! - диде спорт комплексында фитнес белән шөгыльләнүче Дилара Мусина.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге вакытта Уфаның Дим районында туплы спорт төрләре өчен "Мед" комплексы төзелеп килә.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: