Тантанада катнашучыларны сәламләп, төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстанда спортны үстерүгә зур игътибар бирелә.
- Республикада 4 меңнән артык бала бокс белән шөгыльләнә, тагын меңе – зур теннис белән. Шуңа күрә аларга заманча, якты һәм яхшы йорт кирәк дигән карар кабул ителде, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Без шәһәр үзәгендә күпфункцияле объект ачачак урын таптык. Биредә бокс белән дә, теннис белән дә шөгыльләнәчәкләр. Моннан булачак дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионнары чыгачагына ышанам.
Халыкара боксерлар ассоциациясе (IBA) Президенты Умар Кремлев Башкортстанның идарә итү командасына төбәктә спорт инфраструктурасын үстергән өчен рәхмәт белдерде.
Бу вакыйга белән Уфа халкын республика Премьер-министры, төбәк Бокс федерациясе президенты Андрей Назаров котлады.
- Башкортстан боксчылары Русиядә һәм дөньяда таныла. Безнең республика спортчылар яхшырак шартларда күнегүләр ясый алсын өчен яңа үзәккә лаек. Заманча объект төрле чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Радий Хәбиров, Умар Кремлев һәм Андрей Назаров булачак спорт объектының беренче ташына төзелеш башлануы турында истәлек тактасы урнаштырдылар, спорт мәктәбе территориясен карадылар һәм яшь спортчылар белән аралаштылар.
Фото: glavarb.ru